Гүзәл авылым Рбишча
Матур бит ул безнеӊ авыл, Рбишча дип атала.
Авылыбызныӊ гүзәллеге hәрбер җирдә мактала.
Гүзәл авылым Рбишча, йортлары балкып тора.
Әллә магнит бар үзендә, үзенә тартып тора.
Шифа бирә синеӊ hаваӊ, сихәт бирә чишмәләр.
Сандугачлы бакчаларыӊ җыр тудыра иртәләр.
Зәӊгәр күгеӊ, айлы кичеӊ, киӊ басуларыӊ дәшә.
Сине мактап җырлавыма тургайларыӊ көнләшә.
Мәчетлереӊнеӊ айлары авылны ямьләндерә.
Кырларыӊда арыш исе башларны әйләндерә.
Күӊелләрне җилкендерә мул басулар, киӊ кырлар.
Йөрәгемнән шытып чыга яӊадан-яӊа җырлар.